«Юл кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш»: танып белү уены (6+)

21 февральдә 16 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Юл кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш» дигән танып белү уены уздырды.

правила
20220221_093434 (1)
20220221_103747

Очрашуның максаты – юл хәрәкәте кагыйдәләре, сигналлар һәм светофор эше турында белемнәрне ныгыту, юл билгеләре турында балаларның күзаллавын үстерү, игътибарлылык тәрбияләү, урамда юл аша чыкканда үзеңне дөрес тоту турында искә төшерү. ГИБДД инспекторы формасында алып баручы нәниләр өчен «Белмәмеш зур калада» дигән интерактив уен үткәрде, ә «Юл кагыйдәләрен бозмасаң, бәлагә юлыкмассың» презентациясен караганнан соң, балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча ребуслар һәм «Автомульти» биремнәрен җиңел үтәп чыкты. Балалар, «Яшел, сары, кызыл» викторинасы сорауларына җавап биргәндә, яхшы белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәтте, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча табышмаклар чиште, юл билгеләренең мәгънәсен аңлатты, тапкырлыкны сынаучы «Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча күңелле сораулар» һәм «Әйе – юк» уеннарында катнашты. Барлык уеннар урамда һәм транспортта үз-үзеңне тотуның беренчел күнекмәләрен булдыруга юнәлдерелде. Чара кызыклы һәм файдалы үтте. Мондый чаралар юлларда һәм җәмәгать урыннарында игътибарлырак һәм акыллырак булырга ярдәм итә. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү чаралары балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен – тормыш өчен мөһим булган белемнәр алу ул. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: